Дирекция турында

Дирекция турында

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО - Казан шәһәрендә зур халыкара һәм гомумроссия спорт чараларын, шулай ук башка төр чараларны рәсми оештыручы. Дирекциянең генераль директоры Азат Рифгать улы Кадыйров.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОны гамәлгә куючылар булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы йөзендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөзендә Татарстан Республикасы, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” муниципаль казна учреждениесе йөзендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм “Россия студентлар спорт союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.

Дирекция 2009 елның 14 нче августында 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны уздыру максатыннан оештырыла. Алга таба Дирекция эшчәнлеге максатларының исемлеге киңәйтелә һәм үз эченә 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын, башка халыкара спорт ярышларын, социаль, мәдәни, белем бирү һәм башка чараларга әзерлек һәм аларны уздыруны да ала.

Бүгенге көндә Дирекция Татарстан Республикасында халыкара һәм гомумроссия турнирларын оештыру һәм уздыру буенча эшчәнлеген дәвам итә. 2016 елда Дирекция 18 спорт чарасын уздыруда катнашты, аларның 15е исә халыкара дәрәҗәдә иде. Хәзерге вакытта Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы булган югары урындагы затларның һәм министрларның VI халыкара конференциясенә әзерлек буенча эшләр алып барыла. Дирекция тәҗрибәсе Россиядә һәм чит илләрдә уздырыла торган халыкара спорт чараларын оештыру комитетлары тарафыннан югары бәяләнә.

Дирекция Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” КБАО һәм “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри җәмгыятьләр һәм эшче кадрларны үстрү агентлыгы” союзы белән берлектә 2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга актив әзерлек эшләре алып бара.

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тәкъдиме белән Дирекция Россия Федерациясендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын (алга таба - Комплекс) алга этәрү буенча оператор итеп билгеләнде. Оешма башкарма хакимиятнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге төбәк органнарының, шулай ук алар тарафыннан вәкаләтләр бирелгән оешмаларның (ГТО комплексының төбәк операторларының) эшчәнлеген координацияли, Комплексның интернет-порталының һәм Бөтенроссия мәгълүматларның электрон базасының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итә, кадрларны әзерләүдә һәм укытуда катнаша, Комплексның аерымлык билгеләрен һәм аларга таныклыкларны ясауны һәм китереп җиткерүне оештыра, Маркетинг программасын гамәлгә ашыру һәм Комплексны федераль дәрәҗәдә алга этәрү һәм гамәлгә ашыру эшләренә медиа озатуын тәэмин итә.

Дирекция тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар бүләкләргә лаек булдылар, алар арасында Казанда 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге универсиада өчен “Иң инновацияле проект” һәм “Вакыйганың иң яхшы визуаль образы” ISEM премияләре, шулай ук уздырылган чаралар нәтиҗәләре буенча Дирекция адресына халыкара һәм милли федерацияләр, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан юлланган күпсанлы рәхмәт хатлары да бар.

Дирекция, мохтаҗларга ярдәм итеп, хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Казанның хәйрия фондлары белән хезмәттәшлектә торып, Дирекция коллективы аз керемле һәм тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдән булган балаларга ярдәм (азык-төлек, кием-салым җыелмаларын, шулай ук махсус тренажерлар һәм парталар алырга акча җыю) күрсәтә. Коллектив “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”, “Кыш бабайга хатлар”, “Старость в радость” акцияләрендә дә ел саен катнаша. Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” түләүсез нигездәге гаилә кунакханәсенә дә төрле яклап ярдәм күрсәтә.